Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Covid-19 белән авырган кешеләрнең начар ишетүе турында кисәтте
Пшеничной сүзләренчә, колак томалануы якынча 1,5-2 процент очракта коронавирустан терелгәч берничә атна сизелергә мөмкин.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның 18-23 процентының колагы начар ишетүе күзәтелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Ковид белән авырганнан соң колак томалану начар ишетүгә китерә, бу уртача 18-23 процент пациентта очрый. Бу бетә һәм специфик булмаган симптом», — диде Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника-аналитика эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная.
Пшеничной сүзләренчә, колак томалануы якынча 1,5-2 процент очракта коронавирустан терелгәч берничә атна сизелергә мөмкин.
Шуның белән бергә, бик сирәк очракта Covid-19 дан соң, ишетү сәләте кискен югалырга мөмкин. Бу авыруның төгәл сәбәбе әлегә кадәр ачыкланмаган, әмма вируслы инфекция, шул исәптән коронавирус та сәбәп булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз