news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Covid-19 аркасында нинди оешмаларга эшләргә ярамаганын искәртте

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, күңел ачу оешмалары эшендә чикләүләр саклана.

 Роспотребнадзор Covid-19 аркасында нинди оешмаларга эшләргә ярамаганын искәртте

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Сәүдә үзәкләре, кафе һәм рестораннар ачылуга карамастан, Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында күңел ачу өлкәсе оешмалары эшендә чикләүләр саклана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә бездә кинозаллар, төнге клублар, дискотекалар, балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген тыю саклана. Шуңа күрә боулинг ачарга мөмкинме-юкмы дигән сорауга җавап - юк, бу - ял итү эшчәнлеге», - дип искәртте спикер.

Авдонина әйткәнчә, Татарстанда югары әзерлек режимы гамәлдә. Шуның аркасында татарстанлыларның күпләп катнашуы белән ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, мәгърифәт, реклама өлкәсендә һәм башка шундый чаралар үткәрү рөхсәт ителми, шул исәптән паркларда, урман паркларында һәм скверларда да.

«Җәмәгать туклануы ачылганга күрә, күпләр дискотекалы төнге клублар ачарга мөмкин дип уйлады. Юк, бу әлегә тыела», - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча җитәкчесе урынбасары.

Моннан тыш, кафе һәм рестораннарда кальяннарны куллану тыела, дип өстәде ул.

Киләсе атнадан, Авдонина сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать туклануы йортларында тикшерүләр башланачак. Алар шулай ук күңел ачу эшчәнлеген тыюны үтәмәгән очракларга да кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100