news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне озайту мөмкинлеген әйтте

Россиянең баш санитар табибы Анна Попова сүзләренчә, чикләү чаралары озайтылу аларны үтәү дәрәҗәсеннән тора.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова Covid-19 яңа коронавирус таралу сәбәпле, чикләү чараларын июньгә кадәр озайту мөмкинлеген кире какмады. Бу хакта ул «Россия 1» телеканалында «Москва. Кремль. Путин» программасы эфирында әйтте.

«Әгәр без бүген үзизоляция режимын боза башласак, 12 майда аны көчәйтергә кирәк булырга мөмкин. Ә менә без бозмасак, кайбер чикләүләр бетерелер дип өметләнә алабыз. Әмма бүген бу өмет кенә», — диде Анна Попова.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 аркасында чикләүләрне катгыйландырырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot