Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор читтән кергән Covid-19 очракларының артуын фаразлый
Бүгенгә республикада Россиянең башка төбәкләреннән кергән 206 коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе Россиянең башка субъектларыннан кертелгән яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуын фаразлый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Читтән кертелгән очраклар саны, минемчә, үсеш алачак, чөнки субъектлар буенча коронавируска бәйле хәл төрле. Һәм ялларда без барыбыз да иң мөһиме — профилактика чаралары турында онытабыз, чөнки кешеләр, диңгезгә килеп, кулларын юарга һәм битлектә булырга тиешлеген оныта», - дип сөйләде спикер.
Республикага Симферополь, Ставрополь һәм Краснодардан кайткан ял итүчеләр санитар-карантин контроль узачак.
Кеше башка төбәктә авыруны йоктырып, аннары Татарстанга кайткан очракта гына, бу - читтән кертелгән очрак буларак санала ала, дип искәртте Авдонина. Мондый очраклар республикада барлыгы 206 кеше теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз