Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор: Казанның дүрт пляжы гигиена таләпләренә туры килми
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казандагы дүрт пляж гигиена таләпләренә туры килми. Болар - «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Зур Аккош» һәм «Тирән күл» пляжлары.
Роспотребнадзор шулай ук Татарстанда ял итү һәм коену өчен куркынычсыз пляжлар исемлеген тәкъдим итте. Бүгенге көндә суны тикшерү нәтиҗәләре 13 пляжда гигиена таләпләренә туры килә:
- Зәйдәге Зәй-2 микрорайоны пляжы;
- актив ял итү зонасы булган пляж, Буа районы, Карлы авылы;
- Алабуганың көньяк читендәге пляж;
- «Кама» шәһәр пляжы, Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә бистәсе;
- Чаллы шәһәр пляжы;
- Карабаштагы «Аквапарк» сусаклагычы, Бөгелмә районы;
- Чистайдагы «Юность» пляжы;
- Нурлаттагы «Кондырча» паркы пляжы;
- Мамадыштагы шәһәр пляжы һәм «Нократ» пляж комплексы;
- «Сувар» пляжы, Әлки районы, Сихтермә авылы;
- Әлмәттәге «Шәһәр күле» пляжы;
- Яшел Үзәндәге «Комсомолец» пляжы;
- Кама Тамагындагы «Җәй» пляжы.
«Идарә рөхсәт документлары булмаган һәм суы билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән пляжларда су коенырга киңәш итми», - дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз