news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Чаллыда склад янган урында һавадагы зарарлы матдәләрнең артуы күзәтелми

Бүген Чаллыдагы складларның берсендә янгын чыкты. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең җирле бүлеге белгечләре шунда ук якындагы торак йортлар тирәсендә һава пробаларын алды.

Үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, һавада зарарлы матдәләрнең күләме рөхсәт ителгән күләмнән артмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзорның ТР идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» Чаллыда янгын сүндерүчеләрнең иртәнге дүрттән бирле склад территориясендә ут белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде. Янып яткан резина һәм пластикны көндезге сәгать ун тирәсендә сүндерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100