news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор былтыр якынча 12,5 мең тәмәке тартучыга штраф салган

Билгеләнгән административ штрафларның гомуми суммасы 121,5 миллион сумнан артык.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). 2016 елда Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте якынча 12,5 мең тәмәке тартучыны административ җаваплылыкка тарткан, дип хәбәр итә әлеге оешманың матбугат хезмәте.

"2016 елда тәмәке тәэсирендә гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге канун таләпләрен бозган өчен 12 590 зат, шул исәнтән 1877 юридик зат, административ җаваплылыкка тартылган. Штрафның гомуми суммасы 121,5 миллион сум", – диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2013 елның 15 ноябреннән барлыгы 52 мең хокук бозучы җаваплылыкка тартылган. Алар арасында 6 меңнән артык юридик зат теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot