Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор быел чит илгә ялга бармый торырга киңәш итте
Коронавирус сәбәпле, юлламалары гамәлдән чыккан кешеләргә туроператор 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кайтарырга тиеш.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Санитар-эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, быел чит илгә ялга барудан тыелырга кирәк. Ә юллама сатып алган, әмма пандемия аркасында бара алмаганнарга туроператорлар 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.
«Санитар-эпидемиологик вазгыять шактый киеренке булып тора, шул исәптән чит илдә дә. Мисал өчен, күптән түгел генә коронавирус белән авыручылар артуы турында мәгълүмат чыкты, шуңа күрә өйдә калу яхшырак», — диде Марина Трофимова.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта туроператорлар белән барлык мәсьәләләр судка кадәр хәл ителә. Әгәр 2021 елның 31 декабреннән соң тур үткәрелмәсә яки акчаны кире кайтармасалар судлар башланачак. Анда Роспотребнадзорны дәүләт органы буларак җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз