Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор Бөгелмә районы кулланучылары өчен «кайнар элемтә» оештыра
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 13 мартта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшли башлый.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары кулланучылар өчен «кайнар элемтә» эшен оештыра. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләр «кайнар элемтә» телефоны аша (85594) - 4-16-07 сораулар бирә ала. Белгечләр барлык сораулар буенча аңлатма бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз