news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Битлек режимы ким дигәндә мартка кадәр гамәлдә булачак

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.

Роспотребнадзор: Битлек режимы ким дигәндә мартка кадәр гамәлдә булачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина  сөйләде.

«Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтеп килдек. Алар вируслы инфекция йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы, ягъни ким дигәндә мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Авдонина.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда өлкән кешеләргә үзизоляцияне гамәлдән чыгарулары турында хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100