Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор билетны кире тапшырганда акча тулаем кайчан кайтарылганын аңлатты
Билет бәясе килүчегә оешма үткәрә торган тамаша чарасын гамәлдән чыгарган, алыштырган яки күчергән очракта тулаем кайтарыла.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Яңа ел алдыннан тамаша-күңел ачу чараларына билетлар сатып алу һәм аларны кире кайтару буенча россиялеләргә киңәшләр бирде. Тәкъдимнәр ведомство сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Билет сатып алганда кемнең сатучы булуына игътибар итәргә кирәк. Рәсми арадашчыларның барлык исемлеге оешма сайтында күрсәтелгән. Аларның хезмәтләре өчен түләү билет бәясенең якынча ун процентына тигезләнә. Ул сатып алучыга үткәрелгән операцияне раслый торган документны биреп рәсмиләштерелергә тиеш.
Шулай ук билет бәясен тикшерергә кирәк. Ул сайтта күрсәтелгән бәядән аерылып торырга тиеш түгел. Билетның тышкы кыяфәтен бәяләргә кирәк. Аны рәсмиләштерүнең барлык элементлары оешма сайтында күрсәтелү мөһим.
Билет бәясе килүчегә, оешма үткәрә торган тамаша чарасын гамәлдән чыгарган, алыштырган яки күчергән очракта тулаем кайтарыла. Моннан тыш, әгәр дә сатып алучы чарада катнашудан ун көн кала баш тартырга карар иткән булса, билет бәясенең йөз проценты да кире кайтарыла.
Билет бәясенең яртысын ун көннән дә ким булмаган вакыт эчендә, ләкин тамаша чарасы үткәрелергә биш көннән дә соңга калмыйча кайтарылырга мөмкин. Билет бәясенең якынча 30 процентын чара башланганчы өч көннән дә соңга калмыйча кире алып була.
Кеше тамаша чарасына килүдән өч көннән дә кимрәк вакыт эчендә баш тарткан очракта, оешма килүчегә билет бәясен кире кайтармаска хокуклы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз