news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор белгечләре ветераннар белән күчмә очрашулар оештыра

Консультацияләрдә белгечләр кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыра. Бу хакта федераль хезмәтнең республика идарәсе сайтында әйтелә.

Консультацияләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырыла.

Консультация вакытын һәм урынын билгеләү өчен идарәнең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә (843)238-35-09, 8(917)224-87-94 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар эш көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә (12.00-12.45 сәгатьтә төшке аш). Шулай ук түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Зур Кызыл ур., 30 йорт (13 бүлмә).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100