news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгечләре талпан энцефалиты профилактикасы турында сөйләячәк

29 майга кадәр Татарстанда талпан энцефалиты профилактикасы мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 29 майга кадәр Татарстанда талпан энцефалиты профилактикасы мәсьәләләренә багышланган кайнар линия эшли. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 2021 елда республика медицина учреждениеләренә талпан тешләүдән зыян күргән 1203 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 313е — балалар. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләрнең  96 проценты эндемик вируслы талпан энцефалитына бәйле территорияләрдә  теркәлгән. Алар арасына Казан, Чаллы һәм Татарстанның 28 районы керә. Татарстанның бөтен территориясендә эндемик аксодлы талпан боррелиозы күзәтелә.

Барлык теләге булган кешеләргә 29 майда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе белгечләреннән 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр консультацияләр алу мөмкинлеге бар. Кайнар линия номерлары - 8 (843) 238-53-68 һәм 8 (843) 238-21-74. 

news_right_1
news_right_2
news_bot