news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор белгечләре Төркиягә барып Коксаки вирусын өйрәнә

Зыян күргән Россия туристлары Сиде, Аланья, Кемер һәм Белек шәһәр кунакханәләрендә ял иткән

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Коксаки вирусы белән бәйле хәлгә бәя бирү өчен Төркия Россия белгечләрен кабул итәргә әзер. Шул хактагы хәбәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) сайтында пәйда булды, дип яза “Российская газета”.
 
Идарә тармагы Төркиягә дипломатик каналлар аша тиешле сорауны юллаган инде. Хәзер вирус белән бәйле хәлне тотрыклыландыру максатыннан башкарылачак гамәлләрне координацияләү бара.
 
Роспотребнадзорның “кайнар линия”сенә әлеге вирустан зыян күргән 500дән артык турист мөрәҗәгать иткән. Алар  Сиде, Аланья, Кемер һәм Белек шәһәр кунакханәләрендә ял иткән.
 
Белгечләр әйтүенчә, Коксаки вирусыннан беренче чиратта балалар зыян күрә. Аларның уч төпләре, аяк, бармак аралары, борын һәм авыз куышлыгында кабарчыклар пәйда була. Вирус эләктергән вакытта тән температурасы күтәрелә һәм баш авырту күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100