news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгечләре инсультны кисәтүгә бәйле киңәшләр бирде

Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре инсультны үз вакытында кисәтү өчен нинди көндәлек гадәтләрне үзгәртү кирәклеге турында киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

«Артериаль кан басымын даими рәвештә үлчәү, аны дарулар ярдәмендә үз вакытында коррекцияләү һәм яшәү рәвешен үзгәртү – инсультны да кертеп, гипертонияне кисәтүдә мөһим чаралар булып тора», - дип ачыклык керттеләр Роспотребнадзорда.

Ведомствода искәртүләренчә, хәрәкәтнең җитәрлек булмавы да инсульт куркынычын арттыра. Атнага биш тапкыр 30 минутлык физик күнегүләр инсульт барлыкка килү куркынычын 25 процентка киметә, дип киңәш итә белгечләр.

Шулай ук туклануга да игътибар бирергә кирәк: барлык инсультларның яртысыннан артыгы рационның тиешле ризыклардан тормавы белән бәйле. Үсемлек продуктларына нигезләнгән, ит һәм балык тиешле күләмнән артмаган рацион инсульт куркынычын сизелерлек киметә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot