news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгечләре Балтачта балаларның бассейнда агулану сәбәпләрен тикшерә

Беренчел мәгълүматлар буенча, балалар хлор белән агуланган.

Роспотребнадзор белгечләре Балтачта балаларның бассейнда агулану сәбәпләрен тикшерә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча белгечләре «Дулкын» бассейнында балалар массакүләм агулану сәбәпләрен тикшерү өчен Балтачка киткән. Бу турыда ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

«Идарәнең белгечләр бригадасы ашыгыч рәвештә агулану сәбәпләрен ачыклау һәм лаборатория тикшеренүләрен оештыру максаты белән һәлакәт урынына китте. Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр ителәчәк», – диелгән ведомство хәбәрендә.

Агентлыкка Балтачтагы үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 6 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар агуланган.

  • «Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Балтач районында сигез бала һәм ике олы кеше бассейнда хлор белән агуланган дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot