news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгече Түбән Камада яшәүчеләрне шәхси сораулар буенча кабул итә

14 мартта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Түбән Кама һәм Зәй районнарында яшәүчеләрне шәхси сораулар буенча кабул итәчәк.

Очрашу видеоконференцэлемтә форматында 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр барачак. Бу хакта «Туган як» сайты ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кабул итүгә 13 мартка кадәр (8555) 42-51-27, (843) 238-53-35 номерлары буенча язылырга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot