Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор белгече: Россиядә ковидка каршы чикләүләрне кабат кертергә кирәкми
Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны арту белән бәйле рәвештә Россиядә дә чикләүләр кертергә кирәк түгел.
«Төп чара элеккечә кала — максималь санда вакцинация. Роспотребнадзор вазгыятьне контрольдә тота һәм ниндидер чикләүләр кертергә кирәкми», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең «Вектор» үзәге Екатеринбург йогышлы инфекцияләр фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе биология фәннәре докторы Александр Семенов. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук вакытта илдә коронавирус белән авыру вазгыяте начарланырга мөмкин, дип белдерде Семенов. «Бездә дә авыручылар артып китәргә мөмкин», - диде биология фәннәре докторы.
Элегрәк берничә ил, Италияне һәм Францияне дә кертеп, Covid-19 белән авыручылар артуы турында хәбәр итте. Пандемия яңа дулкыны якынаюы турында Pfizer компаниясе генераль директоры Альберт Бурла да кисәтте.
2 июльдән Россиядә битлек режимы, төнлә җәмәгать туклануы эшчәнлеген тыю һәм башка кайбер чикләүләр гамәлдән чыгарылды. 15 июльдән Россия чиген узу белән бәйле чикләүләр бетерелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз