news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгече маймыл чәчәк авыруының йогышлы булуы турында сөйләде

Маймыл чәчәк авыруы мутацияләнмәде һәм тагын да куркынычрак чиргә әйләнмәде, аны олылар да, балалар да йоктырырга мөмкин, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәгенең Екатеринбург вируслы инфекцияләр фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе, биология фәннәре докторы Александр Семенов. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Нидерландта элегрәк бер баланың маймыл чәчәк авыруын йоктыруына бәйле беренче очрак теркәлгән иде.

«Вирус мутацияләнмәде һәм тагын да куркынычрак чиргә әйләнмәде. Аны олылар – балаларга, ә балалар олыларга йоктырырга мөмкин. Маймыл чәчәк авыруы берәүне дә аямый», - диде Семенов.

Ул балалар, авырлы хатыннар, иммунитеты бозылган кешеләр, ВИЧ-инфекция йөртүчеләрнең чирне авыр кичерүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot