news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор башлыгы төбәкләргә талпаннар активлашу аркасында эшне көчәйтергә кушты

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова ведомствоның төбәк бүлекчәләренә талпаннар активлашкан чорда гражданнарның хәбәрдарлыгын арттырырга һәм профилактика чараларын активлаштырырга йөкләмә бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Респиратор инфекцияләре белән авырулар саны әкренләп кими, әмма көннәр җылыткач талпаннар, шулай ук бөер синдромы белән геморрагик бизгәк активлаша. Анна Попова профилактика буенча эшне көчәйтергә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүне активлаштырырга йөкләмә бирде», – диелә пресс-релизда.

Алдарак «Татар-информ» 2025 елда Татарстанда 15 173 кешегә, шул исәптән, беренче мәртәбә вакцинация узучыларга да, прививканы кабат ясатучыларга да, талпан энцефалитыннан прививка ясау планлаштырыла дип язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot