news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор башлыгы медицина битлеген кию тәртибен аңлатты

Кешеләр коронавирустан саклану өчен урамда, җәмәгать урыннарында һәм эштә битлек кияргә тиеш.

Роспотребнадзор башлыгы медицина битлеген кию тәртибен аңлатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Кешеләр коронавирус ияртмәс өчен урамда, җәмәгать урыннарында һәм эштә медицина битлеген кияргә тиеш. Кабинетта ялгыз булмаганда да битлек кияргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бар кешедән дә транспортта, җәмәгать урыннарында һәм эш урынында битлек кию таләп ителә. Үзе генә булмаган очракта, һәркем медицина битлеге кияргә тиеш», - диде Попова «Россия» каналына биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100