news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор башлыгы COVID-19 вазгыятенең стабильләшүе турында әйтте

Россиядә коронавирус таралу үсеше бүгенге көндә туктатылган, бөтен ил буенча тотрыклылану күзәтелә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус таралу үсеше бүгенге көндә туктатылган, бөтен ил буенча тотрыклылану күзәтелә. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бу — без барыбыз да көткән тотрыклылык дәрәҗәсе. Мин бүгенге көндә үсешне туктаттык дип әйтер идем», — диде ул «Россия 24» телеканалы эфирында якшәмбе көнне «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында.

Ул бүгенге көндә үсеш тукталды, дип өстәде. «Көннән-көнгә үсеш юк диярлек. Бөтен ил буенча стабильләшү күзәтелә, барлык төбәкләр дә хәлнең тотрыклылануына иреште. Әлбәттә, бу үз сәламәтлегеңә карата сакчыл мөнәсәбәт нәтиҗәсе», — дип йомгаклады Попова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100