news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор балаларын ялга җибәрүче әти-әниләргә киңәшләрен җиткерә

Әти-әниләргә балалары лагерьга алырга кирәкле әйберләр исемлеген төзергә киңәш ителә.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балаларын ялга җибәрүче әти-әниләргә киңәш-тәкъдимнәрен әзерләде, диелгән идарә тармагы сайтында. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Әти-әниләр балалары лагерьга алачак әйберләр исемлеген төзергә, шул ук вакытта кием-салым смена буена җитәрлек булырга тиеш. Лагерьга алып бару өчен балаларга кыйммәтле техника бирергә кирәкми. Ата-аналар балаларына андагы күмәк тормыш кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларның гади гигиена кагыйдәләрен сакларга: юынырга, тешләрен чистартырга, душта юынырга һәм бәдрәфтән соң кулларын юарга онытмаска кирәклеген искәртү мөһим. Кирәгенчә ислемай һәм бөҗәкләрдән саклану чарасы кулланырга кирәк, артык куллану аллергия бирергә мөмкин.

“Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте экспертлары лагерьга лимонад, сок һәм нектарларны зур савыттагысын, консервлар, гөмбә һәм шулай ук кремлы пирожный, тортлар, ит һәм балык продуктлары һәм өйдә әзерләнгән ризыклар алып килмәскә киңәш итә”, – диелгән хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100