news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор балалар лагерьларында ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгарды

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роспотребнадзор) коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарды.

Ведомство башлыгының урынбасары Ирина Брагина «Бердәм Россия» Генераль советының аналарны, балаларны яклау һәм гаиләгә ярдәм итү комиссиясенең өченче утырышында хәбәр иткәнчә, сүз 2020 һәм 2021 елларда санитар кагыйдәләргә кертелгән коронавирус белән бәйле чикләүләр турында бара. 

Брагина сүзләренчә, хәзер алар барысы да гамәлдән чыгарылган, дип хәбәр итә ТАССка сылтама белән «Российская газета».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100