news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Балалар COVID-19 белән ешрак авырый башлады

Балалар коронавирус инфекциясе белән ешрак авырый башлады, әмма авыру еш кына симптомсыз яки сулыш юлларында вируслы кискен инфекция буларак уза. «Омикрон» вакытында элек шактый еш очраган мультиялкынсыну синдромы очраклары да күзәтелми. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Балаларда авыру сулыш юлларында кискен инфекция буларак яки симптомсыз уза. Без балаларга карата тагын бер уңай мизгелне сиздек - «омикрон» булганда әлегә безнең клиникада мультиялкынсыну синдромының бер генә очрагы да теркәлмәгән, элек ул еш күзәтелә иде», - диде Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов.

Ул ачыклаганча, 2020-2021 елларда балалар өлешенә коронавирус белән авыручыларның 10-11 процент чамасы туры килсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процент чамасы тәшкил итә.

Шул ук вакытта ковид белән авырганнан соңгы синдром балаларда элеккеге кебек үк еш очрый, диде Горелов. Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырган балаларның якынча 30 процентында бер-ике симптом кала, беренче планга хәзер когнитив тайпылышлар, шул исәптән хәлсезлек, игътибар кимү һәм таркаулыктан зарлану чыга, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot