news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре сайлауда үз киңәшләрен бирде

Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре Яңа елга тәм-томнар сайлау буенча ата-аналарга хәзердән үк үз киңәшләрен биргән. Бу хакта "Башинформ" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк сайлаганда, этикеткага игътибар итәргә, анда товарның куллану үзлекләре (җитештерелгән көне һәм урыны, азык кыйммәте, составы, саклау шартлары), яраклылык вакыты, авырлыгы, җитештерүченең адресы һ.б. мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш.

Санитар нормалар буенча, азык-төлек җыелмасында төшле өрек, арахис, алкоголь кулланып ясалган тәм-томнар, шулай ук карамель, кремлы пирог һәм йогырт, сагыз булмаска тиеш. Уенчыклар салган очракта, алар махсус төргәктә булырга тиеш. Сатып алучы кибеттән продукциянең сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын раслый торган документ таләп итә ала. Роспотребнадзорда кайнар линия дә эшли, дип искәртә инспекторлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot