news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Роспотребнадзор Бөекбританиядә Е гепатитының "кабынуы" турында кисәтә
Меңләгән инглиз кешесе Е (HEV) гептитын йоктырган булырга мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте Бөекбританиядә Е гепатиты белән авыручылар саны арту хакында кисәтү белән чыкты. Бу хакта “Известия” язып чыкты.
Идарә тармагы матбугат хезмәтенә сылтама белән җиткерелгән хәбәрдән аңлашылганча, меңләгән инглиз кешесе Е (HEV) гептитын йоктырган булырга мөмкин икән инде. Ул Бөекбританиягә башка илләрдән кертелгән дуңгыз итеннән булган азык-төлектә ачыкланган. Белгечләр уйлавынча, моңа дуңгызларны асрау һәм ашату белән бәйле кагыйдәләрнең бозылуы сәбәпче булырга мөмкин.
Шул уңайдан Роспотребнадзор территориаль бүлекләренә әйләнештә булган әлеге төр азык-төлеккә карата контрольне көчәйтергә боерган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot