news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Авыручылар саны артса, битлек режимы янәдән кертелергә мөмкин

Эпидемиологик вазгыять начарланган очракта, Татарстанда битлек режимы гамәлгә куелырга мөмкин.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнеңТатарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, хәзер яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны түбән дәрәҗәдә һәм эпидемия процессы тотрыклы. Әмма ведомствода көзен авыручылар саны арту мөмкинлеге турында әйтәләр.

«Covid-19 эпидемия вазгыяте катлауланган очракта һәм ОРВИ белән гриппп авыруларының сезонлы артуын исәпкә алып, битлек режимы яңартылырга мөмкин», - диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Санитар табиблар коронавируска каршы кабат вакцинация узарга киңәш итә. Искәртик, прививканы алдагысыннан ярты ел узгач ясату яхшырак.

Табиблар киңәше буенча өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100