news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор августта мәктәпләргә җыелышларга ата-аналарны чакырырга киңәш итми

«Без җыелышларны онлайн режимда уздырырга күрсәтмә бирәчәкбез», — диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор августта мәктәпләргә җыелышларга ата-аналарны чакырырга киңәш итми
Владимир Васильев

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалары беренче сыйныфларга баручы ата-аналарны августта мәктәп җыелышларына чакыру киңәш ителми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әлегә мондый чаралар тыелган. Без җыелышларны онлайн режимда уздырырга күрсәтмә бирәчәкбез. Бу мөмкин эш. Һәр ата-ана Интернетта сөйләшүгә тоташа ала», — диде.

Аның сүзләренчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы Роспотребнадзор белән килештермичә мондый чараларны уздырмаячак.

«Әлегә мондый мәгълүмат бездә юк, килсә, булган норматив документларга нигезләнеп эшләячәкбез», — диде Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100