news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор олы яшьтәге кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек кияргә киңәш итте

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) сәламәтлеге нык булмаган кешеләргә җәмәгать урыннарында һәм транспортында битлек кияргә киңәш итте. Бу хакта Роспотребнадзорның җитәкчесе Анна Попова уздырган селектор киңәшмәсе нәтиҗәләреннән чыгып, ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.

«Омикрон» штаммының яңа төрләре китереп чыгара торган авыру еш кына гади салкын тию кебек үтсә дә, олы яшьтәге кешеләргә куркыныч яный, ди җитәкче.

Роспотребнадзорда зарарлану куркынычын киметү өчен кеше күп булган урыннарда һәм җәмәгать транспортында йөргәндә битлек кияргә, шулай ук кулларны дезинфекцияләү чараларыннан файдаланырга киңәш итәләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot