news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.

«Авыручыларның бераз артуы күзәтелә. Көн саен 1-3 очракка арта бара, әмма бу критик хәл түгел», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина сүзләренчә, әлегә чикләүләр кертү өчен нигез юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100