Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор җәй көне кайнар су бирүне 14 тәүлектән артык вакытка туктатуны тыя
Ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр һәм аларның бүлекчәләре җәй көне кайнар су бирүне 14 тәүлектән артыграк вакытка туктата алмаячак. Мондый норманы Роспотребнадзор «Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик таләпләр» проектында билгели. «Российская газета» шул турыда яза.
«Известия» хәбәр иткәнчә, Дәүләт төзелешенең 2003 елгы карарыннан күренгәнчә, җылылык челтәрләрен һәм җылылык системалары пунктларын ремонтлау бер үк вакытта һәм җәйге вакытта башкарылырга тиеш. Әмма җирле үзидарә органнары җылылык белән тәэмин итү системасында профилактик эшләрнең дәвамлылыгын ике атнага сыеша алмау сәбәпле үзләре билгели. Йортларда яшәүчеләр моның белән канәгать түгел һәм Роспотребнадзорга шикаятьләр яза. Шуңа күрә санитар таләпләрне үзгәртергә карар кылалар, кайнар су бирүне туктату вакыты 14 тәүлектән артмаска тиеш булачак.
Санитар-эпидемиологик иминлек өлкәсендәге законнарны бозу өчен җылылык компанияләре 90 тәүлеккә эштән читләштерү рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Йортларда яшәүчеләр кайнар суны сүндерер алдыннан 10 эш көне алдан кисәтелергә тиеш. Гадәттә, подъездларга белдерүләр ябыштырыла, анда кайнар суның кайсы көннәрдә булмаячагы күрсәтелә.
Әгәр дә кайнар су бирүне туктатып тору вәгъдә ителгән көннән озаграк дәвам итсә, кешеләр тоткарланган һәр көн өчен түләүне кире кайтаруны таләп итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз