news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор 29 төбәктә грипп белән авыручылар санын артуын теркәгән

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, грипп һәр елны 250-500 меңләп кеше үлеменә китерә.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте 19 марттан 25 мартка кадәр ОРВИ һәм грипп авырулары артуын 29 төбәктә билгеләгән. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән җиткерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сезонлы грипп һәр елны 3 млннан 5 млнга кадәр авыру очракларын китереп чыгара һәм 250-500 меңләп кеше үлеменә китерә.

Россиядә авыру эпидемия баскычыннан узмаган, субьектлар буенча сигез шәһәрдә ул эпидемия баскычыннан узып киткән, диелгән ведомство хәбәрендә.

Балалар авыруы статистикасы буенча, 0-2 яшьтәгеләр арасында авыручылар 10 төбәктә, 3-6 яшьлекләрдә - 18, 7-14 яшьтәгеләрдә - 21, 15 яшьтән зурракларда 27 төбәктә артуы күзәтелә, дип җиткерә Россия кулланучылар күзәтчелеге.

Узган атнада 10 меңнән артык кеше тикшеренү узган.

“Грипп вирусы өлеше 67,8 процентка кадәр җиткән, В һәм А (H1N1) грипп вируслары өстенлек итә”, - дип аңлатканнар ведомствода.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100