news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: 2026 елда Татарстанда дүрт легаль булмаган балалар лагерен яптылар

Татарстанда 2026 елда тиешле дәүләт реестрына кертелмәгән 4 лагерь ябылган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтлеген ныгытуны оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, җәй көне белгечләр тәүлек буе эшли торган барлык лагерьларны – 121 шәһәр читендәге һәм 52 палаткалы лагерьларны тикшергәннәр. Нәтиҗәдә 1700дән артык санитария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, ә 69 учреждение матди-техник базаны яхшырту буенча күрсәтмәләр алган.

2027 елда бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту, легаль булмаган лагерьларны ябу эшен дәвам итү һәм кышкы каникуллар вакытында санитария законнарын үтәү эшен көчәйтү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot