news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор 2017 елда легаль булмаган 5 лагерьне япкан

Татарстанда да хилафлыклар табылган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) быел 5 санкцияләнмәгән лагерьне ачыклаган һәм япкан. Аларда 340 бала ял иткән, дип хәбәр итте әлеге хезмәт башлыгы Анна Попова хөкүмәт утырышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, бу лагерьларнең эшчәнлеге туктатылган. Попова мәгълүматлары буенча Тула өлкәсендә, Кемерово өлкәсендә, Чувашия Республикасында, Кырымдагы учреждениеләр ябылган.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча узган ел полиция 48 санкцияләнмәгән балалар лагерьен ачыкланган.

2017 елның җәйге кампаниясендә  план буенча һәм планнан тыш 8541 тикшерү үткәрелгән, 8,5 мең очракта санитар-эпидемиология таләпләре бозылуы ачыкланган.

Шулай итеп Воронеж, Курск, Кострома, Тамбов өлкәләрендә, Татарстан, Марий Эл республикаларында, Краснодар өлкәсендә туклану буенча 6 меңгә якын кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.

“Мәскәү, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Краснодар һәм Алтай крайларында, Татарстан Республикасында балаларны урнаштыру шартлары буенча 2 меңләп хилафлык табылган”, – диде Попова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100