news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор 2016 елда 450 тонна тыелган продукцияне әйләнештән алган

Россия 2014 елның августында Европа берлегеннән, АКШтан, Канададан, Австралиядән һәм Норвегиядән булган чит ил товарларына эмбарго кертте.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) узган ел 450 тонна тыелган продукцияне әйләнештән алган. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Михаил Орлов Иҗтимагый палатада җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

" 2016 елда елда гына да 450 тонна кертү тыелган продукция әйләнештән алынды ", - дигән ул. Россиягә карата санкция керткән Европа берлегеннән, АКШтан, Канададан, Австралиядән һәм Норвегиядән азык-төлек товарларына 2014 елның августында Россия чикләүләр кертте. Ит, казылык, балык, диңгез продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукциясе, чикләвекләр тыелган товарлар исемлегенә кергән.

Соңрак эмбарго 2016 елның 6 августына кадәр озайтылган, исемлек исә тагын да киңәйгән. 2016 елның июнь ахырында Россия президенты Владимир Путин 2016 елның 6 августыннан 2017 елның 31 декабренә кадәр контрсанкцияне озайту турындагы указын имзалаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100