Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор: 1 сентябрьдә мәктәпләрдә линейкалар гадәти режимда узачак
1 сентябрьдә мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары гадәти режимда узачак. Бу хакта бүген республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
«Линейкалар штат режимында, ата-аналар катнашында үткәреләчәк. Һава торышы начар булса, тантаналы чараны актлар залында үткәрергә кирәк», – дип төгәлләштерде Патяшина.
Республиканың баш санитар табибы мәктәпләр ачылыр алдыннан анда дезинфекция чаралары белән генераль җыештыру үткәрергә кирәген искәртеп узды. Ел дәвамында болай җыештыру эшләрен атнага бер тапкыр үткәрергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз