Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспечать һәм Россвязь оешмалары эшләрен Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырдылар
Владимир Путин Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) эшен туктату турында карарны имзалады.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) хокукый варисы итеп Цифрлы үсеш министрлыгын билгеләделәр. Россия Президенты Владимир Путин бу ике оешманың эшен туктату турында указны имзалады. Бу хакта РИА Новости яза.
Агентлыкларның функцияләре, шулай ук суд карарларын үтәүдән соң барлыкка килгән йөкләмәләр Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырылачак.
Президент сайтында чыккан документта әйтелгәнчә, бу карар федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм дәүләт эшчеләренең санын оптимизацияләү, шулай ук элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз