news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспатент «Үлемсез полк» товар билгесен теркәде

Роспатент рәсми рәвештә «Үлемсез полк» товар билгесен теркәде. Бу хакта ТАСС яза.

Теркәлгән эмблема Георгий Победоносец сурәте һәм өске өлешендә «Үлемсез полк» язуы булган кызыл йолдыздан гыйбарәт. Теркәлүгә гариза 2023 елның 13 октябрендә бирелгән, ә дәүләт теркәве 2025 елның 16 апрелендә булган.

Билгенең хокук иясе «Россия Үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәте булды.

Товар билгесе бу бренд белән уенчыклар, сәнгать эшләнмәләре, савыт-саба, кием-салым, аксессуарлар, шулай ук сугыш кирәк-яраклары һәм патроннар чыгарырга мөмкинлек бирә, дип белдерелә Роспатент мәгълүмат базасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot