news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рособрнадзорда 2022 елда бюджет бүлегенә кабул итүдә уртача баллны атадылар

2022 елда бюджет бүлегенә кабул итүдә уртача балл 69,5кә тигез булган һәм узган елдагы уртача баллдан бераз узып киткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы урынбасары Игорь Круглинскийга сылтама белән хәбәр итә.

«2022 елда бюджет бүлегенә кабул итүдә уртача баллны чынлыкта соңгы ике елдагы уртача баллар чагыштырып була. Әгәр узган елдагы уртача баллар белән чагыштырсак, ул бераз югарырак һәм 69,5 балл тәшкил итә. Бу – быелгы нәтиҗәләре буенча бюджет бүлегенә кабул итүдә уртача балл», - диде Круглинский 2022 елда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә һәм 2023 елгы БДИга әзерләнү буенча онлайн-марафонга багышланган матбугат конференциясендә.

Ул билгеләп үткәнчә, түләүле бүлеккә укырга кергән очракта уртача балл 64,35кә тигез булган, бу шулай ук узган ел белән чагыштырганда югарырак.

Аның сүзләренчә, югары балл туплаучылар арасында «Икътисад һәм идарә итү», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Клиник медицина» - иң популяр белгечлекләр, ә Югары икътисад мәктәбе һәм Мәскәү дәүләт университеты иң популяр югары уку йортлары булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot