Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор Казанның 24 мәктәбенә «Сыйфат билгесе»н тапшырды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) беренче мәртәбә Казанның 24 мәктәбенә «Белем бирү оешмалары өчен сыйфат билгесе»н тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
7нче гимназия, 122нче лицей, 131нче лицей, «Елена-сервис» мәктәбе, 2нче лицей-интернат, КФУ IT-лицее, лицей-инженерлык үзәге һәм Лобачевский исемендәге лицей «Белем бирүдә югары нәтиҗәләр» билгесен алды.
9, 12нче мәктәпләр, №3, 19, 94, 102, 139, 179нчы гимназияләр, 23, 26, 83, 187нче лицейлар, Лобачевский исемендәге лицей, КНИТУ-КАИ инженерлык лицее, Бала-Сити академиясе, Казанның Халыкара мәктәбе һәм 2нче татар гимназиясе «Бәяләүнең югары культурасы» билгесенә лаек булды.
Рособрнадзорның «Сыйфат билгесе» проекты узган ел старт алды. Ул ике юнәлештә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз