news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор: Өлешчә мобилизация уку-укыту процессына тәэсир итмәячәк

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе башлыгы Анзор Музаев өлешчә мобилизация уку-укыту процессына йогынты ясамаячак, укытучылар һәм укучыларга кагылмаячак, дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Уку-укыту процессына ул берничек тә кагылмаячак. Без РФ Президенты чыгышын күрдек. Шуннан соң ук РФ Оборона министрлыгы башлыгы барысын да аңлатты», – диде Музаев RTVi телеканалына биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100