Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор: Мигрантлар балаларына рус телен алдан ук өйрәтергә тиеш
Россиягә кичеп килергә ниятләгән чит ил кешеләре балаларына рус телен алдан ук өйрәтергә тиеш. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев шундый фикере белән уртаклашты.
Аның сүзләренчә, мондый әзерлек балага ул яшәячәк илдә үз-үзен тоту һәм аралашу культурасын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.
«Әгәр син тормышыңны Россия белән бәйләргә, аның гражданины булырга, балаларыңның биредә белем алуын телисең икән, рус телен белми торып белемнәрне ничек үзләштерергә?» - дигән риторик сорау бирде Музаев РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.
Ул билгеләп үткәнчә, рус телен алдан ук өйрәнү баланың Россия мәктәбендә белем алуын һәм яшьтәшләре арасында адаптациясен җиңеләйтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз