news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор мәктәп укучылары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре көннәрен раслады

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) агымдагы елга мәктәп укучылары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) расписаниесен раслады. Алар 1 марттан 20 майга кадәр узачак. Мәктәпләр ВПР уздыруның төгәл көннәрен мөстәкыйль рәвештә билгели. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта тикшерү эшләрен 10 һәм 11 сыйныф укучылары язачак. 1 марттан 25 мартка кадәр 10чы сыйныф укучылары географиядән, ә 11 сыйныф укучылары тарих, биология, география, физика, химия, чит телләр, шулай ук социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эшен тапшырачак.

«10 һәм 11 сыйныф укучылары өчен алдагы еллардагы кебек үк ВПР үткәрүне мәгариф оешмалары үзләре хәл итәчәк. Унберенче сыйныф укучыларының тикшерү эшләре Бердәм дәүләт имтиханы бирү өчен сайлап алынмаган фәннәр буенча үткәрелергә тиеш», - дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

4 - 8 сыйныф укучылары өчен бөтенроссия тикшерү эшләре 15 марттан 20 майга кадәр узачак. Рус теле һәм математика буенча эшләр мәҗбүри булачак. 4 сыйныф укучылары мәҗбүри рәвештә ВПРны әйләнә-тирә дөнья фәне, 5 сыйныф биология һәм тарих, 7 сыйныф укучылары инглиз, немец яки француз телләре буенча язачак.

Моннан тыш, 15 марттан 20 майга кадәр 6 сыйныф укучылары тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме, 7 сыйныф укучылары тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физика, 8 сыйныфлар өчен тарих, биология, география, җәмгыять белеме, физика һәм химия буенча ВПР узачак.

5 - 8 сыйныфларда укучылар тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча бөтенроссия тикшерү эшләрен компьютерда эшли алачак. Моның өчен расписание буенча 4 апрельдән 17 апрельгә кадәрге чор һәм 18 апрель - резерв көн каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100