news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рособрнадзор коронавирус аркасында БДИ үткәрү вакытын күчермәячәк

Имтихан үткәрү урыннарында өстәмә профилактик чаралар күрелергә мөмкин.

Рособрнадзор коронавирус аркасында БДИ үткәрү вакытын күчермәячәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Covid-19 коронавирусы аркасында Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын үткәрү вакытын күчермәячәк. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

"Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханына әзерлек штат режимында алып барыла, имтиханнарны үз вакытында уздыру планлаштырыла", — диелә хәбәрдә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт имтихан үткәрү урыннарында өстәмә профилактик чаралар күрелергә мөмкин булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot