Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор киләсе елга ЕГЭ һәм ОГЭ расписаниесен тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елга Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы расписаниесен тәкъдим итте. БДИны вакытыннан алда тапшыру вакыты – 20 марттан 19 апрельгә, төп вакыты 26 майдан 1 июльгә кадәр. Өстәмә тапшыру көннәре – 6-19 сентябрьдә була.
«БДИның төп өлеше 26 майда география, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан белән ачыла. Информатика һәм чит телләрне телдән тапшыру өчен расписание проекты буенча икешәр көн каралган», – диелә Рособрнадзор хәбәрендә.
Аерым алганда, чит телләр буенча телдән БДИ тапшыру 16 һәм 17 июньдә була, информатика буенча БДИ – 19-20 июньдә булачак.
Рус теле буенча имтихан 29 майга билгеләнгән. База һәм профильле математика буенча БДИны бер көндә – 1 июньдә уздыру планлаштырыла.
Тарих һәм физикадан БДИ 5 июньгә, җәмгыять белеменнән 8 июньгә, биология һәм чит телләр буенча язмача өлеш 13 июньгә планлаштырылган.
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар да өч өлешкә бүленгән: вакытыннан алда тапшыру – 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп өлеше 24 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә өлеш 4-23 сентябрьдә.
Киләсе елда имтиханнарның төп өлешен 1 июльгә төгәлләү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз