Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханына алып керергә яраган әйберләр исемлеген атады
Рособрнадзор агымдагы, 2026 елда бердәм дәүләт имтиханы вакытында укучыга файдаланылырга мөмкин булган әйберләр исемлеген төзегән. Бу хакта имтихан үткәрү кагыйдәләре турындагы белешмәгә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Аерым алганда, БДИ тапшыручы укучы утырган өстәлдә караламалар, кара төстәге гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ, дарулар, ашау һәм шешәләргә салынган эчәргә яраклы су булырга мөмкин.
Моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән затлар, инвалид балалар һәм инвалидлар БДИ тапшырганда махсус техник чаралар куллана алалар.
Биология, география, физика һәм химия буенча имтиханнарга программалаштырылмый торган калькулятор, ә математика һәм физика буенча имтиханнарга – белешмә мәгълүматсыз линейка алып килергә мөмкин.
Үз чиратында әдәбият буенча БДИда орфографик сүзлек алырга мөмкин. Сүзлекләрне имтихан үткәрү пункты бирергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз