news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару ихтималы соравына җавап бирде

Болон системасыннан чыгу сәбәпле, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгару мәсьәләсе тикшерелми. Бу хакта РИА Новости Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә

«Сүз югары белем бирү, югары белем бирү системасындагы үзгәрешләр турында барды. Барысы да Болон системасын Бердәм дәүләт имтиханы белән бутарга күнекте», - диде Музаев. Шул ук вакытта ул БДИ беркайчан да Болон системасы элементы булмавын искә төшерде.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 21 февральдә Федераль Җыенга үз юлламасында югары белемнең традицион системасына кайтырга тәкъдим итте һәм Хөкүмәткә, күчеш салмак һәм план буенча булсын өчен, законга барлык төзәтмәләрне җентекләп уйларга кушты.

Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков соңрак хәбәр иткәнчә, югары уку йортлары министрлык белән якын арада тиешле белем бирү программаларын әзерли. Узган елның июнендә Россиянең барлык югары уку йортларын Болон системасыннан чыгардылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100