Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү турында тәкъдимнәр җыя башлый
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр, аларның ата-аналары һәм укытучыларыннан имтиханда тагын нәрсәне камилләштерергә кирәклеге турында традицион рәвештә тәкъдимнәр җыя башлый.
«Барлык күрсәтмәләрне тикшерәбез һәм мөмкин булганча кулланышка кертәбез, — дип ассызыклады Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анзор Музаев. — Берничә ел элек безнең кайнар линиягә килгән тәкъдимнәрнең берсе информатикадан имтиханны компьютер форматына күчерү турында иде. Информатиканы хәзер компьютерда тапшыралар. Кыскасы, без сезне ишетәбез».
Музаев билгеләп үткәнчә, ведомство тәкъдимнәр турында фикер алышырга һәм конструктив тәнкыйтьне тыңларга әзер.
БДИны камилләштерүгә кагылышлы фикер һәм тәкъдимнәрне 15 августка кадәр ege2023@obrnadzor.gov.ru.электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Барлык тәкъдимнәр ведомство белгечләре тарафыннан каралачак һәм җентекләп анализланачак, ә иң кызыклылары турында `һөнәри берләшмәдә фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз