Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде
БДИны җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирү мөмкинлеге булмаса гына укучы билгеләнгән өстәмә вакытка килә ала.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү һәм Covid-19 таралышын булдырмау өчен быел БДИ уздыру процедурасында кайбер үзенчәлекләрне алдан карау планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы рус теле, профильле математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан һәм кытай) һәм информатика буенча үткәреләчәк.
«Имтиханда катнашучылар элек бирелгән гаризаларда күрсәтелгән уку предметлары исемлеген үзгәртергә хокуклы. Моның өчен БДИның төп чоры башланырга ике атнадан да соңга калмыйча үз төбәгеңнең Дәүләт имтихан комиссиясенә гариза бирергә кирәк», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Бер фәнгә теркәлгән катнашучылар күп булса, һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен, эпидемиологик рекомендацияләрне үтәп, имтиханны резерв көннәренең берсендә үткәрергә мөмкин.
БДИның төп чорының резерв вакытында имтиханга авыру яки башка җитди сәбәп аркасында төп срокта имтиханга килә алмаган укучылар кертелергә мөмкин. Моннан тыш, бу срокларда БДИны аерым фәннәр буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән кешеләр дә тапшыра ала.
БДИны җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирү мөмкинлеге булмаса гына укучы билгеләнгән өстәмә вакытка килә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз